ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 19 нчы октябрь көнендә Актаныш муниципаль районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Бәлигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар темасы астында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының ведомствоара семинар –практикумы булып узды. Бу эшлекле семинар-практикумда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, психологлар, социаль педагоглар, ведомство вәкилләре, районыбыз методистлары катнаштылар.

 

 Семинарда катнашучылар укучылар эшчәнлеген чагылдырган һәм аларның кул эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Соңыннан  “Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк” темасы астында 9 нчы класс укучылары тарафыннан әзерләнгән ачык тәрбия  чарасын тамаша кылдылар.

 

Семинарда “Пучы урта мәктәбендә бәлигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар” темасы астында мәктәп директоры Нургалиева Ландыш Сәяф кызы чыгыш ясады. Ул мәктәпнең бүгенге торышы, эшчәнлегенә тукталды, тема буенча үз фикерләрен бәян итте. Соңыннан  “Балалар иҗат үзәге һәм мәктәп арасындагы үзара элемтә” темасы буенча чыгыш белән Ләйсән Газизова дәвам итте. Ул Пучы балалар иҗат үзәгенең бүгенге көндәге эшчәнлеге, иҗат үзәгенә балаларны җәлеп итү турында, уңышлары, проблемалары турында җентекләп сөйләде. Соңыннан мәктәп кунаклары 3 нче класста “Саулыгым – байлыгым” , 7 нче класста “Сәламәтлек баскычлары”, 8 нче класста “Сәламәтлек безнең кулларда”, 10-11 нче классларда “XXI  гасырда СПИД – чума” темалары астында класс сәгатьләре күрсәттеләр. Класс җитәкчеләренең һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч булды. Класс сәгатьләреннән соң кунакларны Илиза Әхмәтханова һәм Альберт Мансуровлар тарафыннан  “Уңышка юл” программасы буенча “Отышлы кешенең портреты” темасы буенча оештырылган ата-аналар җыелышы көтә иде. Бу чара шулай ук эшлекле һәм файдалы узды. Район методисты Раниза Шакированың “Актаныш муниципаль  районында яшүсмерләр белән эшләүнең актуаль  проблемалары” темасына чыгышлары да үтемле булды. Семинар-практикумга килүче кунаклар оештырылган чара һәм чыгышлардан канәгать булып, үзләренә  берникадәр  яңалык алып таралыштылар. 

 

Коррупциягә каршы үткәрелгән "Надо жить честно" республика конкурсының район этабында катнашып, укучылар уңышлы гына чыгыш ясадылар. 


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Киров мәдәният йортында репитицияләр.

Беренче көнне “ Көз! Көз! Бәхетле көннәр!” исеме астында рәсем конкурсы узды.

Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Гран-при Кама аръягы ярышлары 13-16 октябрь көннәрендә Актанышта тәүге мәртәбә үтте. Турнирның 5 этабы итеп  оештырылган бәйге Актанышның яшь шахматсөярләренә анда иркенләп катнашу мөмкинлеге бирде. 


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

27 октябрь көнне Актаныш районы Туган як музеенда Татарстанның атказанган укытучысы, тынгы белмәс оештыручы, Актаныш сәхнәсендә тәүге вокаль инструменталь ансамбль туплаган оста музыкант, район үзешчән кино сәнгатенә нигез салып, тарих өчен гаять әһәмиятле кыска метражлы фильмнар төшереп килер буыннарга калдырган талантлы оператор, район телевидениесен оештыручыларның берсе - Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган кичә уза. Башлана 14:00.


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген, ягъни 17 октябрь көнне, 2нче санлы Актаныш урта мәктәбенең актлар залында 7-8 сыйныф укучыларының ПДН инспекторы майор Ахунова А.А., районыбыз наркологы Минхузин Л.С. һәм юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Р.З.белән очрашу үткәрелде. Очрашуның максаты: укучылар арасында тәртип бозуны, җинаятьчелекне кисәтү һәм булдырмау; соңгы елларда барыбызны да борчыган эчүчелек, токсикомания, наркомания кебек афәтләрне укучылар арасында булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне булдыру.

РФ Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2007-2015 елларда ана капиталын 6,5 миллионнан артык гаилә алган.

Татар Ямалы авыл китапханәсендә  "Матурлык" балалар клубының чираттагы утырышы булып узды.

17 октябрь көнне Меңнәр авыл китапханәсендә "Мавыктыргыч Татарстан" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International