15 нче октябрь көнне башлангыч классларда “Сөмбелә”бәйрәме үтте. Бәйрәмгә укучыларның әниләре дә килде. Кичә сәхнә күренеше, күңелле җырлар белән барды. Ахырдан бергәләп биеделәр, күңел ачтылар.
14 нче октябрьдә Актанышта Марсель Гилаев истәлегенә татарча көрәш үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 7 класс укучысы Хәбетдинов Салават уңышлы чыгыш ясап кайтты. Үз авырлыгында 3 нче урын алды.
20 октябрьдә ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасының 2017елга һәм 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, суд хакимияте, иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча парламент комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.
25 октябрьдә инвалидларга техник чаралар белән тәэмин итү буенча хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокукларын яклау максатыннан “кайнар телефон линиясе” ачыла.
Бүген, 20нче октябрь көнне күренекле шагыйрь, язучы Марсель Галиев тууына 70 ел тулу уңаеннан актлар залында кичә узды. 1-9 класс укучылары юбилярның тормышы белән танышты, аның шигырләренә язылган җырларны тыңладылар. Кичә файдалы һәм кызыклы узды.
18 октябрь көнне Чалманарат " Җиде нарат " командасы Тат. Суыксу мәдәният йортында КВН зона ярышларында катнаштылар.
Якташыбыз, композитор Рәис Нәгыймов турында "Оҗмах капкаларым шушында" дигән өр-яңа китап Әтәс авыл китапханәсе китап укучылары кулына килеп керде.
Бүген, ягъни 19 нчы октябрь көнне Актаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге планы нигезендә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 нчы класс укучылары арасында “Математик карусель” үтте. Өчәр укучыдан торган команда үзләренең көчләрен логик математик мәсьәләләр чишүдә сынадылар. Барлыгы район күләмендә урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 33 команда катнашты. Укучылар 20 мәсьәләдән торган биремнәрне чишкән арада Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле математика укытучысы Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы 9 нчы класс укучылары белән “Дәрестә тематик контроль, шулай ук төп дәүләт имтиханнары биремнәре нигезендә практик эшләр” дигән темага мастер класс тәкъдим итте. Безнең мәктәп укучыларыннан торган команда төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында лаеклы II урынныяуладылар. Команда составында: Камалаов Булат – 5 класс, Гилванов Айдар – 6 класс, Исламов Ильмир – 6 класс. Укытучылары: Д.М.Шәвәлиев, Р.Д.Гарипова. Барлык укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны уңышлары белән котлыйм. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калам!
Бу чара, бүген 60 яшен бәйрәм итүче Нәбирә Гыйматдинова иҗатына багышланды.
Китапханәче Сәйфуллина Л.Т. авторның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде.