21 октябрь көнне, без - Актаныш балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре шушы тарихи көн уңаеннан, “Тылсым” мәктәп - балалар бакчасының 1 – 4 сыйныф укучылары өчен “Татар онытма, оныттырма!” дигән исемдә тематик кичә уздырдык.
20 нче октябрь көнне Яңа Кормаш “Дуслык” балалар бакчасында “Балалар бакчасы балаларын ике теллелеккә өйрәтү” темасы астында куст методик берләшмәсенең чираттагы 2нче утырышы узды. Утырышта районнан 1нче балалар бакчасы методисты Хисматуллина Л.Ф., Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гардисламова Ф.М. һәм шушы зонага караган тәрбиячеләр катнашты.
Пучы авылында гомер итүче тыл ветераны Мәрьям Газиз кызы Хәйретдинова 21 октябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
20 октябрь көнне Актаныш технология техникумы укучылары өчен Сөембикәнең тууына 500 ел тулуга карата “ Терелә хәтердә Сөембикә..” темасында тематик кичә уздырылды.
20 нчы октябрь көнне Чалманарат авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән " Мин яратам сине, алтын көз! " исемле балалар иртәсе үткәрелде.
Ул XX гасыр башыннан ук билгеле. Бу чакта аның белән Африка илләрендә кыргый һәм йорт дуңгызлары авырый. XX гасыр уртасында вирус Европа илләренә үтеп керә, шуннан соң бөтен дөнья буйлап тарала. Соңгы елларда Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә аның көчәеп китү очраклары теркәлгән. Бүген Россиянең имин булмаган бөтен чорында, ә бу 2007 елдан алып бүгенге көнгә кадәр), шушы авыруның 43 субъектта 1024 кабынып китү очрагы теркәлгән (567 очракта – йорт дуңгызларына, 422 очракта кабан дуңгызларына туры килә) һәм 35 инфекция кертелгән объект ачыкланган. Бүген Россиянең дуңгыз чумасы теркәлмәгән нибары 38 төбәге калган.
25 октябрьдә инвалидларга техник чаралар белән тәэмин итү буенча хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокукларын яклау максатыннан “кайнар телефон линиясе” ачыла.
17.10-22.10.2016 көннәрендә мәктәп күләмендә укыту- тәрбия планы нигезендә татар теле атналыгы үткәрелде. Атналыкта IXкласс укучылары катнашында "Башваткыч" уены, VI классларда "Синоним һәм антоним сыйфатлар" темасына ачык дәрес үткәрелде. "Башваткыч" уенында IX класс укучы Латипов Д. җилңүче дип табылды. Атналыкны бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп татар теле һәм әдәбияте укытучысы З.Н.Әхмәтова оештырды.
17 нче октябрь көнне тарих укытучысы Гатауллина С.Р. “15 октябрь- Хәтер көне ” темасына кичә үткәрде. Хәтер көне турында мәгълүмат бирелде, укучыларның тарихи вакыйгаларга кызыксынуы арттырылды.