17.10-22.10.2016 көннәрендә мәктәп күләмендә укыту- тәрбия планы нигезендә татар теле атналыгы үткәрелде. Атналыкта IXкласс укучылары катнашында "Башваткыч" уены, VI классларда "Синоним һәм антоним сыйфатлар" темасына ачык дәрес үткәрелде. "Башваткыч" уенында IX класс укучы Латипов Д. җилңүче дип табылды. Атналыкны бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп татар теле һәм әдәбияте укытучысы З.Н.Әхмәтова оештырды.