Кадерле ветеран, гомер бәйрәмең белән!

2016 елның 21 октябре, җомга

Пучы авылында гомер итүче тыл ветераны Мәрьям Газиз кызы Хәйретдинова 21 октябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярны РФ Президенты Владимир Путин  һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Мәрьям Газиз кызына котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук котлауларга Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуртдинов та кушылды. 

Мәрьям Газиз кызы гомере буе Пучы табиблык амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшли. Үз эшенең остасы була ул. Бүгенге көндә дә Мәрьям әбигә рәхмәт укучы авылдашлары җитәрлек. 

Пучы авылында Мәрьям әби үз балалары тәрбиясендә гомер кичерә. Аның сүзләренә караганда, ул бик бай әбекәй - 6 оныгы, 5 оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International