20 октябрь көнне Актаныш технология техникумы укучылары өчен Сөембикәнең тууына 500 ел тулуга карата “ Терелә хәтердә Сөембикә..” темасында тематик кичә уздырылды. Кичәдә электрон презентация күрсәтелде. “Шигъри гөләндәм” өлешендә китапханәчеләр һәм укучылар Сөембикә турында яраткан шигырьләрен укыдылар. Шулай ук "Мин Сөембикәне ничек күзаллыйм?" темасындагы иншаларга конкурс нәтиҗәләре белән таныштырылды һәм җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырылды. Китап күргәзмәсенә буктрейлер күрсәтелде. Кичәдә укчылар үзләренең белемнәрен арттырдылар һәм чарадан бик канәгать булдылар.
.jpg)
.jpg)