21 октябрь көнне, без - Актаныш балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре шушы тарихи көн уңаеннан, “Тылсым” мәктәп - балалар бакчасының 1 – 4 сыйныф укучылары өчен “Татар онытма, оныттырма!” дигән исемдә тематик кичә уздырдык. Укучы балаларга Казан ханлыгы тарихын, бигрәк тә соңгы ханбикәсе Сөембикә турында җентекләп сөйләдек. Балалар Сөембикә турындагы риваятьләрне кызыксынып тыңладылар. Презентация ярдәмендә, балаларны Казан ханлыгының үсешен чагылдырган рәсемнәр һәм хәзерге Казаныбыз турындагы фотолар белән таныштырдык. Кичә барышында укучылар сорауларга җавап бирделәр, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Укучы балаларны китап укуга тарту максатыннан, балалар китапханәсе “Тылсым” бакч а- мәктәптә китап бирү пункты оештырган иде. Менә, 21 октябрь – график буенча шундый көн. Балалар без алып килгән китапларны, зур кызыксыну белән алып бетерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)