Куст методик берләшмәсе утырышы

2016 елның 22 октябре, шимбә

  20 нче октябрь көнне Яңа Кормаш  “Дуслык” балалар бакчасында “Балалар бакчасы балаларын ике теллелеккә өйрәтү” темасы астында куст методик берләшмәсенең чираттагы 2нче утырышы узды. Утырышта районнан 1нче балалар бакчасы методисты Хисматуллина Л.Ф., Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гардисламова Ф.М. һәм шушы зонага караган тәрбиячеләр катнашты. Алар рус теленнән “Золотая осень” темасына ачык шөгыль һәм А.Алишның “Куян кызы” әкиятен карадылар. Соңыннан ачык чараны анализлау булды: килгән тәрбиячеләр уңай фикердә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International