Югары Яхшый мәктәбендә “ Алтын көз” дип исемләнгән башлангыч класслар атналыгы бара. Беренче көнне “ Көз! Көз! Бәхетле көннәр!” исеме астында рәсем конкурсы узды. Икенче көнендә “ Сөмбелә” бәйрәме узды. Бу кичәдә әти- әниләр дә катнашты. Мәктәп директоры А.С.Амиров бәйрәм белән котлады.Башлангыч класс укучылары җыр, бию, нәфис сүз буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әти-әниләр, бәйрәмне оештырган укытучылар Д.Ф. Нәбиуллинага һәм С. Р. Шайхуллинага рәхмәтләрен җиткерделәр. Атнаның киләсе көннәрендә “ Көзге яфрак сәяхәте” дигән пьеса күрсәтәчәкләр. Шәҗәрә конкурсы булачак.