Игелек үзәге үткәргән "Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул" дигән фотоконкурста катнашып II класс укучылары Әхмәтова Айзирә, Шәйдуллина Ильвина, Шәйдуллин Гамил һәм класс җитәкчеләре Э.Ф.Гарипова мактау грамоталарына, истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Ә икенче көнне бәйгедә катнашкан укучылар әби-бабалары белән Игелек үзәге каршында оештырылган "Өлкәннәр көне"ндә бәйрәмгә кунак итеп чакырылдылар. Анда безнең мәктәптәп Шәйдуллина Ильвина шәрыкъ биюе белән катнашты.