"Көймәң комга терэлсэ"
26 нчы октябрь көнне Пучы урта төп гомуми белем бирү мәктәбе 5-11 класс укучылары арасында “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмне 10 класс укучылары алып барды.Бәйрәмнең I нче конкурсы Сөмбеләләр арасында булды.Һәр класс “Көзге мода”, “Тәмле “,”Көзге композиция”,Көз-рәссам”,”Музыкаль каймак”дип аталган конкурсларда бик теләп катнаштылар.Бәйрәм зур әзерлек белән оешкан төстә үтте.
26 октябрь көнне "Каенкай" балалар бакчасында " Алишның тылсымлы әкиятләре " дип аталган әдәби кичә үтте.
“Татавтодор” оешмасы районыбызның күп авылларын асфальтлы итеп, халыкның үзәгенә үткән юлсызлык проблемасыннан арындыра бара. Республиканың махсус программасы зур чыгымнар сорый торган шундый эшләрне районыбызда башкарыргпа мөмкинлек бирә.
2014 елда «Халык контроле»нә Экстремизм, динара һәм милләтара низаглар дип аталган яңа бүлек тә өстәлгән. Башкаларыннан аермалы буларак, әлеге бүлектәге мөрәҗәгатьләрне Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән башка беркем карый алмаячак.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2017нче елның беренче яртыеллыгына әбунә кампаниясе кысаларында республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә яшәүче хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында чираттагы бәйге игълан итә. Бәйге 1 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр үтәчәк һәм анда “Татарстан почтасы” УФПСының “ТАТМЕДИА” басмаларына 2017нче елның әбунәсен оештыруда катнашучы теләсә кайсы хезмәткәре һәм почта элемтәсе бүлекчәсе катнаша ала. Шул чор эчендә әбунә буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр җиңүчеләр булып табылачаклар һәм 2017 елның 5 апреленә кадәр “ТАТМЕДИА” АҖдән бүләкләр алачаклар.
24 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 17 нчы сезонга йомгак ясады.
Һәркайда да шатлык, кызыл туйлар.
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагыңда муллык, байлыклар.
Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән "Китап белән дус булыйк!" исемле библиографик дәрес үткәрелде. 1 класс укучылары китапханә белән таныштылар. Китапханәче укучыларны яңа китаплар, газета- җурналлар, китапуку кагыйдәләре белән таныштырды, китапны саклап тоту буенча киңәшләрен бирде. Укучылар үзләренә китаплар сайлап алдылар, узара төрле уеннарда катнаштылар.