Бу уку йорты башкаларга охшамаган. Анда, дәрес-тәнәфесләргә курай чакыра. Балалар дәресләрдә роботлар ясый, анда һәр кыз бала түбәтәй һәм калфак чигә... Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бу.
28 нче октябрь Актанышка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская килде.
28 октябрь көнне Актаныш дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Районга эшлекле сәфәре белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодинны һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская килде.
28 октябрь көнне, барлык илләрдә дә Бөтендөнья мультфильмнар көне билгеләп үтелә. Без - Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, шушы көн уңаеннан , “Тылсым” мәктәп – балалар бакчасында 1 сыйныф укучылары өчен “Мультфильмнар дөньясы” дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырдык.
Россия Федерациясенең Федераль Советы киңәшмәсе мөрәҗәгате һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиковның 13.10.2016 елгы 548668-ИХ номерлы йөкләмәсен үтәү максатыннан 27 нче октябрьдан 30 нчы октябрьга кадәр Интернет челтәрендә куркынычсызлык бердәм дәресләре үткәрелә. Шушы тема өстендә безнең мәктәптә дә “Интернет һәм куркынычсызлык” дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Болардан тыш һәр класста әлеге теманы яктырткан класс сәгатьләре үтте. Дәресләр мастер-класс, ачык дәрес, анкеталар алу, түгәрәк өстәл рәвешендә алып барылды. Дәресләрне информатика укытучысы белән берлектә класс җитәкчеләре алып барды.
28 октябрь көнне Уразай авыл китапханәсендә "Китап дөньясында" дигән чара үткәрелде.Китапханәдә балалар бакчасы нәниләре кунак булып килде. Китапханәче аларны китапханә кагыйдәләре белән таныштырды.Кызыклы әкиятләр, шигырьләр укыды. Балалар төрле китаплар белән таныштылар.
Көз. Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Аның матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында. Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тула. Һәм көзнең бер матур кичендә ел саен без мәктәбебездә “ Көзге бал” бәйрәменә җыелабыз. Аның быелгысы бүгенгә, ягъни 27 нче октябрьга туры килде. Мәктәпнең коридорын көзнең муллыгын бәян итеп яшелчәләр һәм төрле табигый материаллар кулланып ясалган күргәзмә, көзге букетлар бизәде. Актлар залында үткәрелгән бәйрәм кичәсен оркестрлар чыгышы ачып җибәрде. Бәйрәм дәвамында һәр класс укучылары үзләрен Көз кызы - "Сөмбелә", "Көзге мода", концерт номерлары кебек бәйгеләрдә сынадылар. Жюри членнары тарафыннан 7 нче класс укучыларының көз кызы - "Сөмбелә", 5 нче, 8 нче классларның "Көзге мода", 6 нчы, 7 нче, 9 нчы классларның концерт номерлары югары бәяләнде.
Балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләүгә 26 сентябрьдән үзгәрешләр кертелде.
Буген, 27 декабрь көнне “Ташкын” ҖЧҖ хуҗалык базасында авыл хужалыгы сорауларына багышланган семинар-киңәшмә булып узды.
27 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният йортының кече залында, район китапханәчеләре, Актанышның 1 нче һәм 2 нче урта мәктәбенең 10, 11 А класс укучылары өчен, якташыбыз, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баланнарда бал тәме” китабы буенча китап премьерасы үткәрде.