1 нче ноябрь конне район мәдәният йортында татар һәм этнографик биюләре биюләре буенча “Шома бас” III Республикататар халык хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының сайлап алу туры узды. Бәйге беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның 110 еллыгына багышлана.
1 ноябрь көнне СХТ китапханәсендә «Оригами» клубының чираттагы дәресләре утте.
Район делегациясе күршеләрдә кунакта.
27 октябрь көнне Актаныш районы “Туган як” музеенда Татарстанның атказанган укытучысы, тынгы белмәс оештыручы, Актаныш сәхнәсендә тәүге вокаль инструменталь ансамбль туплаган оста музыкант, район үзешчән кино сәнгатенә нигез салып, тарих өчен гаять әһәмиятле кыска метражлы фильмнар төшереп, килер буыннарга калдырган талантлы оператор, район телевидениесен оештыручыларның берсе - Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган кичә узды.
Илебез елъязмасына күңелләрне өшетерлек вакыйгалар да уелып калган. Шуларның берсе - репрессия еллары. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелү, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әниләреннән тартып алынып балалар йортларына таратыла. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да "халык дошманы" булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә.
Көтеп алынган уку елының беренче чиреге тәмам.Чирек нәтиҗәләренә классларда анализ ясалды, билгеләр аңлатылды. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелеп, укучылар каникулга озатылды. Каникул күңелле һәм файдалы үтсен!
27 октябрь көнне республика мәктәпләрендә белем алучы IV, VI, VIII класс укучылары оффлайн режимында татар теленнән диагностик тест үттеләр.
2005 елда Актанышта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган яңа мәктәп ачыла. Бераздан ул гимназия итеп үзгәртелә. Ә 2011 елда аңа сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат статусы бирелә. Милләт киләчәге булырдай сәләтле балаларны туплаган уку йорты – Татарстанда беренче карлыгач ул.