Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән "Китап белән дус булыйк!" исемле библиографик дәрес үткәрелде. 1 класс укучылары китапханә белән таныштылар. Китапханәче укучыларны яңа китаплар, газета- җурналлар, китапуку кагыйдәләре белән таныштырды, китапны саклап тоту буенча киңәшләрен бирде. Укучылар үзләренә китаплар сайлап алдылар, узара төрле уеннарда катнаштылар.