Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

24 нче октябрь көнне мәктәбебезнең 6-10 класс укучылары катнашында "Көзге бал" бәйрәме үткәрдек. Программа бик кызыклы һәм бай эчтәлекле булды.Җирәбә ярдәмендә 3 командага бүленеп, бик тырышып әзерләндек без бу бәйрәмгә. Ризыклар пешерү рецептын уйлап табып сөйләү дисеңме, көзге мода һәм скетч күрсәтү дисеңме - барысы да шаян сүзләр, җыр-биюләр, елмаю тулы йөзләр белән башкарылды. Беркем дә бәйрәмнән читтә калмады.  Жюри  апалар урын чыгарганда аптырап та калдылар хәтта. Шулай да бергә генә артыграк очко белән "Пилмәннәр" командасы беренче урынга чыкты. Икенче урынны "Яшелчәләр", өченчене "Икмәк" командасы алды. Ә дуслык җиңде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International