“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2017нче елның беренче яртыеллыгына әбунә кампаниясе кысаларында республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә яшәүче хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында чираттагы бәйге игълан итә. Бәйге 1 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр үтәчәк һәм анда “Татарстан почтасы” УФПСының “ТАТМЕДИА” басмаларына 2017нче елның әбунәсен оештыруда катнашучы теләсә кайсы хезмәткәре һәм почта элемтәсе бүлекчәсе катнаша ала. Шул чор эчендә әбунә буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр җиңүчеләр булып табылачаклар һәм 2017 елның 5 апреленә кадәр “ТАТМЕДИА” АҖдән бүләкләр алачаклар.