ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе
Мәсәде авыл клубында “Агыйдел” НКС эшчеләренең балалары өчен “Хуш киләсең-Яңа ел!” дип аталган балалар иртәсе үтте. Балаларга тамаша бик ошады. Алар күңңелле уеннар уйнады, җырлады ,биеде. Кыш бабайны каршы алды.Бәйрәмнән бер балада бүләксез кайтып китмәде.
29 нчы декабрь көнне районда яна ел сценариеларына конкурс уткэрелде. Бу чарада Мәсәде авыл җирлеге мэдэният йорты хезмәткәрләре дә катнашып Яңа ел белән котлады.

30
декабрь, 2016 ел
җомга
Узенең шатлык-куанычлары, борчу мәшәкатьләре белән 2016 нчы ел ахрына килеп җитте. Без аны зур хыяллар белән, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Ел җиңелләрдән булмаса да. Бурычларның күпчелеген үтәп чыга алдык. 2016 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты үзенең төп юнәлешен социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икъдисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятны, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, комуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарды.

Район үзәк хастаханәсе яңа ел яллары чорында 31 декабрь, 3 гыйнвар һәм 6 гыйнвар көннәрендә иртәнге сәгать 8дән көндезге сәгать 1гә тикле авыруларны кабул итәчәк.

2 нче чирек сизелмичә дә үтеп тә китте. 24 нче декабрь көнне мәктәбебездә укучыларның “Яңа ел” бәйрәме булды. Бәйрәм  зур әзерлек белән, оешкан төстә, бик күңелле үтте. Бәйрәм берсеннән-берсе матур концерт номерлары һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Барлык укучыларда актив катнашты. Олимпиада, төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар алучы укучыларга,уку алдынгыларына  Кыш бабай ”Рәхмәт хат”лары  тапшырды. Бәйрәм бик күңелле булды.

   28 нче декабрь мәктәптә педсовет утырышы булды. Көн тәртибендә: укыту һәм тәрбия өлкәсендә 2 нче чирек нәтиҗәләре, 3 нче чиреккә бурычлар һ.б. каралды. 


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кышкы ярминкәнең дәвамы булып, Актаныш җирлегендә матур традициягә әверелгән,   авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе узды.

 

28 декабрь Кәзкәй авылы китапханәсендә китапханәгә йөрүче балалар Кыш Бабайны каршы алдылар.Әлеге бәйрәмдә балалар Г. Гыйлмановның "Кыш Бабайда сер бар" әкият- тамашасын сәхнәләштереп күтсәттеләр. Табигатьтә явызлык юк. Явызлыкны да, яхшылыкны да кешеләр үзләре тудыра. Моннан соң беркайчан да җир йөзендә булган җан ияләрен рәнҗетмик, алар да безгә изгелек белән җавап кайтарырлар. Автор балаларга багышланган әлеге әсәрендә шул хакта әйтергә тели. Кыш Бабай ел буенча иң күп китап укыган балаларны бүләкләде, балалар аңа үзләренең теләкләрен җиткезделәр.

Бүген, 29 декабрь көнне сәгать 9:00 дә Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән,  шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары  һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булып узды.

 

 28 нче декабрь Актаныш авыл башкарма комитеты ГТО нормалары тапшырды.

24 декабрь көнне мәктәбебездә укучыларның “Яңа ел” бәйрәме булды. Бәйрәм оешкан төстә, бик күңелле үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International