Район үзәк хастаханәсенең яңа ел ялларында эш графигы

2016 елның 30 декабре, җомга

Район үзәк хастаханәсе яңа ел яллары чорында 31 декабрь, 3 гыйнвар һәм 6 гыйнвар көннәрендә иртәнге сәгать 8дән көндезге сәгать 1гә тикле авыруларны кабул итәчәк.

Бу көннәрдә лаборатория, гомум гамәли табибы, рентген бүлмәсе эшләячәк. Калган көннәрдә ашыгыч ярдәм бүлеге тәүлек әйләнәсе авыруларны кабул итәчәк. 

9 гыйнвардан гадәти эш режимы башлана. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International