Узенең шатлык-куанычлары, борчу мәшәкатьләре белән 2016 нчы ел ахрына килеп җитте. Без аны зур хыяллар белән, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Ел җиңелләрдән булмаса да. Бурычларның күпчелеген үтәп чыга алдык. 2016 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты үзенең төп юнәлешен социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икъдисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятны, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, комуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарды.
Районыбыз социаль-икъдисади үсеш буенча Татарстан Республикасында 45 район арасында беренче унлыктагы алдынгы районнар сафында. Бу – районыбызда яшәп, фидакарь хезмәт куючы райондашларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 2017 елда да Актанышыбызны республикада алдынгы районнар сафында күрербез дип өметләнәбез.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне якынлашып килүче 2017 ел белән тәбрик итәм. 2016 елны озатып, яңа елга аяк басар алдыннан һәммәгезгә дә теләкләремнең иң җылысын, яктысын, изгесен юллыйм. Киләчәгегез тоташ бәхетләргә уралсын, куңелегез каяшы сүнмәсен, гаиләгез җылысы сүрелмәсен. Якыннарыгызның ихтирамы. Җан җылысын тоеп, тигезлектә һәм саулыкта, озын-озак гомер итегез. Сабырлык, иман телим, тәүфиклы балалар тәрбияләп яшәргә-эшәргә язсын. Балалар ятимлек хисе белән яшәмәсен. Әти-әниләр үзләренең бурычларын онытмыйча, балалар белем һәм тәрбия бирәдә төп рольне уйнаучылар икәнен истән чыгармасыннар. Без бергә булсак, бердәм булсак, алда торган бөтен кыенлыкларны җиңәбез . Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин, туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын, күңел күгегезне беркайчанда болыт капламасын. Яңа еллар белән, хөрмәтле райондашлар!