28 декабрь Кәзкәй авылы китапханәсендә китапханәгә йөрүче балалар Кыш Бабайны каршы алдылар.Әлеге бәйрәмдә балалар Г. Гыйлмановның "Кыш Бабайда сер бар" әкият- тамашасын сәхнәләштереп күтсәттеләр. Табигатьтә явызлык юк. Явызлыкны да, яхшылыкны да кешеләр үзләре тудыра. Моннан соң беркайчан да җир йөзендә булган җан ияләрен рәнҗетмик, алар да безгә изгелек белән җавап кайтарырлар. Автор балаларга багышланган әлеге әсәрендә шул хакта әйтергә тели. Кыш Бабай ел буенча иң күп китап укыган балаларны бүләкләде, балалар аңа үзләренең теләкләрен җиткезделәр.