ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары!

28 нче декабрь көнне Кәзкәй башлангыч мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар белән "Кыш бабайда сер бар" исемле әкият - тамаша әзерләп күрсәтелде.

Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә  башлангыч сыйныф укучыларын эзтабарга кабул итү буенча тантаналы дружина сборы булды. 

27 декабрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Сердәш" интереслар клубының чираттагы утырышы үткәрелде.

Иртәгә, 29 декабрь көнне сәгать 9:00 дә Актаныш районында кышкы ярминкә оештырылачак.


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

 26 нче декабрь көнне СХТ китапханәсендә "Оригами" интереслар клубының чираттагы утырышы үтте.

 

25 нче декабрь көнне мәктәбебезнең иң тырыш укучыларыннан берсе булган  10 нчы класс укучысы Әюпов Шамил республика балалар чыршы бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм тамашасын ошатып, яңа дуслар табып, яңа уңышларга ирешерлек көч җыеп кайтты ул.

24 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме булды.

26 декабрь көнне үзәк китапханәнең "Туган тел" клубы Актаныш технологик техникумы укучылары белән шәмаил эшләү техникасы буенча дәрес үткәрде.


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Зур өметләр белән каршылыйбыз

2017 нең ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

Узган атнаның шимбә көнендә мәктәбебез гөрләп торды. Зур әзерлек белән оештырылган Яңа 2017 нче Әтәч елын каршы алу бәйрәмендә иң матур җырлар җырланды, иң кызыклы скетчлар күрсәтелде, иң изге теләкләр әйтелде. Иртәнге якта башлангыч һәм 5 нче класслар бәйрәм итсә, кичке якта 6 нчы - 10 нчы класслар үзара көч сынашты. Иң азактан лотерея уеннары уйнатылды. Кыш бабай барыбызга да сәламәтлек, уңышлар алып килсен! Илләр тыныч, күкләр аяз булсын! Кызыл Әтәч елы мөбарәк булсын! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International