26 нчы декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" дигән җырлы-биюле кичә үткәрелде.
Яңа ел җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Шул сәбәпле, якыннарыбызга, хезмәттәшләребезгә, балаларыбызга карата тәбрикләүләргә дә сорау арта бара. Шул уңайдан, без дә сезнең эшне җиңеләйтеп, татарча Яңа ел котлауларын сайтыбызда урнаштырырга булдык.
1. Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
2. Язмышлардан узмыш булмаса да,
Тотып бәхет дигән ачкычны
Яңа елның яңа капкаларын
Төпкә кадәр каерып ач, дустым.
Ач син, шыгырдатып бу капканы
Яшик әле җырлы көннәрдә
Уй-фикерләр эшкә ашсын быел,
Хыял-төшләр күчсен өннәргә.
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Хәерчелек ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы
21-22 нче декабрь көннәрендә укучылар математика һәм рус теле фәннәреннән район мәгариф бүлеге тарафыннан җибәрелгән алдан биреп карау имтихан эшләрен яздылыр.
23 декабрь көнне үзәк китапханәнең уку залында “Учак” гаилә клубының “Сәламәт гаилә- ил байлыгы” темасында чираттагы дәресе уздырылды.
27 декабрь сәгать 12.30дан - 13.30га чаклы Актаныш районы администрация бинасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хайдар улы халыкны шәхси сораулары белән кабул итәчәк.
Бүген Казанның "Корстон" комплексында Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XI съезды ачылды.
Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак, алар 2016 елның 26 декабрендә башланачак, дип хәбәр итә. "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" Дәүләт корпорациясе (АСВ).
21 декабрь көнне бакчада "Каенкай" балалар бакчасында «Геометрик сыннар илендә» дип исемләнгән чара узды.