26 нчы декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" дигән җырлы-биюле кичә үткәрелде. Кичәгә китапханә каршында оешкан "Өмет" клубы кешеләре чакырылган иде. Төрле турда ярышлар үткәрелде. "Җырны бел", "Караоке", "Әдәби тур", "Җырлы кроссворд" дип аталган ярышларда барысы да актив катнашып, дөрес җавап бирделәр. Кичә уңышлы үтте, яхшы кәеф белән таралыштылар.