Актанышта Үзәк чыршы утын яндыру чарасы узды

2016 елның 24 декабре, шимбә

23декабрь  18 сәгатьтә Җиңү паркы каршындагы мәйданда Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы булып узды. Чара бик матур сценарий буенча барды. Кыш Бабай, Кар Кызы, узып баручы 2016 һәм якынлашып килүче 2017 еллар символлары – әтәч,сарык, маймыл җыелган халыкның күңелен күрделәр.

 Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев барлык актанышлыларны, районыбыз кунакларын якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

 Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Актаныш җырчылары матур чыгышлары белән җыелган халыкның күңелен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International