Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә  башлангыч сыйныф укучыларын эзтабарга кабул итү буенча тантаналы дружина сборы булды. Бу сборда байрак кертү, отряд советы рәисләренең өлкән вожатый Саттарова Г.Г. алдында рапорт бирүләре тыңланды. Аннан соң башлангыч сыйныф укучылары үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар. Алар "Вакыт машинасы "на утырып, төрле тукталышларда төшеп, ярышларга катнаштылар, башваткычлар чиштеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Шуннан соң, зур сыйныф укучылары аларга эзтабар значоклары тактылар. Дружина сборы байракны чыгару белән тәмамланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International