Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

24 нче декабрь көнне мәктәптә  Яңа ел бәйрәме булды. Әлеге бәйрәмне һәркем көтеп ала. Безнең  укучылар да Яңа елны каршыларга бик тырышып әзерләнделәр.   Мәктәптә класс бизәү, стенгазета чыгару, рәсем ясау, уенчык әтәч ясау кебек конкурслар игълан ителгән иде. Әлеге конкурсларда җиңүчеләргә, уку һәм спорт алдынгыларына, мәктәп тормышында актив булган укучыларга Кыш бабай бик күп бүләкләр алып килгән. Бәйрәм концерт номерлары, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Ахырдан лотерея уены оештырылды. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә бик матур итеп күңел ачтылар. Бәйрәмнән соң һәр балага күчтәнәч каплары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International