Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. Яңа 2017нче елны каршылау.

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Зур өметләр белән каршылыйбыз

2017 нең ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

Узган атнаның шимбә көнендә мәктәбебез гөрләп торды. Зур әзерлек белән оештырылган Яңа 2017 нче Әтәч елын каршы алу бәйрәмендә иң матур җырлар җырланды, иң кызыклы скетчлар күрсәтелде, иң изге теләкләр әйтелде. Иртәнге якта башлангыч һәм 5 нче класслар бәйрәм итсә, кичке якта 6 нчы - 10 нчы класслар үзара көч сынашты. Иң азактан лотерея уеннары уйнатылды. Кыш бабай барыбызга да сәламәтлек, уңышлар алып килсен! Илләр тыныч, күкләр аяз булсын! Кызыл Әтәч елы мөбарәк булсын! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International