2 нче чирек сизелмичә дә үтеп тә китте. 24 нче декабрь көнне мәктәбебездә укучыларның “Яңа ел” бәйрәме булды. Бәйрәм зур әзерлек белән, оешкан төстә, бик күңелле үтте. Бәйрәм берсеннән-берсе матур концерт номерлары һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Барлык укучыларда актив катнашты. Олимпиада, төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар алучы укучыларга,уку алдынгыларына Кыш бабай ”Рәхмәт хат”лары тапшырды. Бәйрәм бик күңелле булды.
28 нче декабрь мәктәптә педсовет утырышы булды. Көн тәртибендә: укыту һәм тәрбия өлкәсендә 2 нче чирек нәтиҗәләре, 3 нче чиреккә бурычлар һ.б. каралды.