Актанышта авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе һәм сценарияләр буенча чыгышлар

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Кышкы ярминкәнең дәвамы булып, Актаныш җирлегендә матур традициягә әверелгән,   авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе узды.

 Башта матур итеп бизәлгән атлар Актанышның Ленин паркы тирәли әйләнделәр, аннары үзәк чыршы янына уздылар.  Чыршы янына җыелган халык сөенеп тройкаларны каршы алды. Теләге булганнарга атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде.

 Тройкаларның бизәлешенә, утырып йөрү җайланмасының уңайлылыгына карап урыннар һәм бүләкләр бирелде.  Нәтиҗәләрне Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов ясады: 1нче урын -   ” Чишмә ” ҖЧҖ ; 2 нче урын -  ” Саф ” ҖЧҖ; 3 нче урын  -  ” Агрофирма  Актаныш ” ҖЧҖ.

Шулай ук “Нур”, ”Эконом”, “Таң” хуҗалыклары да буш калмады, барысы да бүләкләнделәр.

 Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев та җыелган халыкны Яңа ел белән котлады: яңа бәхет-шатлыклар, уңышлар, яңача яшәү рәвеше теләп калды.

   Тамаша карарга халык күп җыелган иде. Сәхнәдә авыл хуҗалыклары арасында темалары бирелгән сценарийлар буенча чыгышлар да тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International