ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

15 февраль – Совет гаскәрләренең  Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы – интернационалистларны искә алу көне. Әфган сугышы -  бик күп гаиләләргә кайгы китергән  куркыныч сугыш.

13 февраль көнне Актаныш муниципаль районының  район мәдәният йортында Күҗәкә җирлегенең  үзешчән артистлары  Р.Сәгъдинең "Сынган беләзек" спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте.

23, 24, 25, 26 февраль – ял көннәре булачак.  

Казанда 15 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агрофорумы ачылды, аның кысаларында «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 20 нче юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Волгапродэкспо» 17 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Форум эше эшлекле программага корылган: аның кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, форумнар, семинарлар узачак, тагын бер төп чараларның берсе - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2016 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2017 елга АПКны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру” темасына киңәйтелгән утырышы уза.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге 14 февраль – гашыйклар көнендә  район бала тудыру йортында тантаналы төстә туу таныклары тапшырды


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

15 февраль – Совет гаскәрләренең  Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы – интернационалистларны искә алу көне. Әфган сугышы -  бик күп гаиләләргә кайгы китергән  куркыныч сугыш.

14 февраль көнне үзәк китапханәнең уку залында китапханә хезмәткәрләре "Китап - тормыш көзгесе" кичәсе үткәрелде.

“Россия чаңгы юллары” илебездә быел 35нче мәртәбә уздырылса, Актанышта аны беренче тапкыр 2005 елда оештырганнар. Кайчандыр 200-300 кеше белән башланган чаңгы спорты бәйрәме быел “Бүләк” чаңгы базасында 1000нән артык райондашыбызны җыйды. Берничә сәгать дәвам иткән ярышларда, әлбәттә, җиңүчеләр дә билгеләнде. 

 

 “Россия чаңгы юллары – 2017” бәйгесе җиңүчеләре:

 

 1-4 сыйныф малайлары:

III – Фәхриев Салават (Яхшый);

II – Ибраһимов Искәндәр (Актанышның 1нче мәктәбе);

I – Могтазиров Искәндәр (Актанышның 1нче мәктәбе);

 

1-4 сыйныф кызлары

III – Закирҗанова Язилә  (Актанышның 1нче мәктәбе);

II – Басыйрова Резеда (Актанышның 1нче мәктәбе);

I – Латыйпова Лиана (Актанышның 2нче мәктәбе);

 

VIP-бәйге (ирләр):

III – Хуҗин Илнур (Ямалы мәктәбе);

II – Фәттахов Энгель (мәгариф һәм фән министры);

I – Салихов Фәрит (“БлагоДарение” хәйрия фонды җитәкчесе);

 

VIP-бәйге (хатын-кызлар):

III – Закирҗанова Рамилә (Игелек үзәге);

II – Гомәрова Луиза (4 санлы балалар бакчасы);

I – Фәттахова Сәрия (Казан);

 

10-11 сыйныф егетләре:

III - Гарипов Алгиз (техникум);

II – Кирамов Данил (Актанышның 2нче мәктәбе);

I– Галимуллин Динар  (техникум);

 

10-11 сыйныф кызлары:

III – Миңнегалиева Эльвира (Актанышның 2 нче мәктәбе);

II - Муллаянова Ирина (Актанышның 2 нче мәктәбе);

I – Таҗиева Таңсылу (Актанышның 2 нче мәктәбе);

 

5-6 сыйныф малайлары:

III – Мансуров Газиз (Актанышның 1нче мәктәбе);

II – Вәкилов Булат (Актанышның 2нче мәктәбе);

I – Шакиров Илшат (Актанышның 2нче мәктәбе);

 

5-6 сыйныф кызлары:

III – Галимәрданова Зилә (Киров);

II – Шәехова Азалия (Актанышның 2нче мәктәбе);

I – Хәмидуллина Лилия (Актанышның 2нче мәктәбе);

 

7-9 сыйныф үсмерләре:

III – Имамразыев Айназ (Актанышның 2нче мәктәбе);

II - Мохитов Илгизәр (Актанышның 2нче мәктәбе);

I – Ялалов Наил (Актанышның 1нче мәктәбе);

 

7-9 сыйныф кызлары:

III - Гайнетдинова Эльза (Актанышның 2нче мәктәбе);

II – Мөхәмәтдинова Рената (Актанышның 1нче мәктәбе);

I – Хурамшина Алинә (Актанышның 2нче мәктәбе);

 

30 яшькә кадәрге ирләр:

III – Хаҗиев Руслан (УЭНКВ);

II – Әгъләмов Данил (гимназия);

I – Минһаҗев Илсур (техникум);

 

30 яшькә кадәрге хатын-кызлар:

III – Гыйльметдинова Венера (5нче санлы балалар бакчасы);

II - Айбашева Надежда (Татар Суыксуы);

I – Фәтхиева Мария (Әлем);

 

45 яшькә кадәрге хатын-кызлар:

III – Галиуллина Лилия (УЭНКВ);

II– Гарипова Рузилә (гимназия);

I– Рахманова Гөлнара (Актанышның 2нче мәктәбе);

 

45 яшькә кадәрге ир-егетләр:

III – Хәбибуллин Айдар (Әтәс);

II – Яппаров Рим (Актаныш);

I – Хуҗин Ильнур (Ямалы);

 

60 яшькә кадәрге ир-егетләр:

III – Әгъләмов Дилшат (Актаныш);

II – Сибгатуллин Ришат (гимназия);

I - Салихов Марсель (Сарман);

 

50 яшькә кадәрге хатын-кызлар:

III – Кашапова Зөлфирә;

II – Миңнәхмәтова Миләүшә (Актаныш);

I – Сингатуллина Фирдәвис;

 

өлкән ир-егетләр:

III – Әхтәмов Хәләф (Актаныш);

II – Исламов Рузил (Уразай);

I – Иманаев Илфат (Актаныш);

 

өлкән хатын-кызлар:

III – Сәетова Рәсимә (Актаныш);

II – Зыязетдинова Чулпан (Качкын);

I – Ибраһимова Рифа (Актаныш).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International