15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көн.

2017 елның 14 феврале, сишәмбе
15 февраль – Совет гаскәрләренең  Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы – интернационалистларны искә алу көне. Әфган сугышы -  бик күп гаиләләргә кайгы китергән  куркыныч сугыш. Моннан 28 ел элек, нәкъ 15 февраль көнне соңгы совет солдаты Афган җиреннән чыгарылды.  Актаныш үзәк балалар китапханәсе 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 “Б” сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Хафизова Зилә)  “Батырлык урыны -Әфганстан”дигән исемдә батырлык дәресе уздырды. Бу масса чарасының максаты – балалаларда патриотизм хисе  тәрбияләү. Китапханәче Хамидуллина Лилия балаларга гади һәм аңлаешлы итеп Әфган сугышы вакыйгалары,  һәлак булган якташларыбыз  турында сөйләде.  Укучылар зур кызыксыну белән китапханәченең чыгышын тыңладылар, күпсанлы сорауларын бирделәр.  Кичәне алып баручының чыгышы электрон презентация белән үрелеп барды. “Әфганстан  минем күңелемдә яши” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International