1 февраль – халыкара китап бүләк итү көне. Ә сез, шундый күркәм бәйрәм бар икәнен белә идегезме?
10 нчы февраль көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Мөхәммәт Мирза белән очрашу булды. Әлеге чараны безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары зур түземсезлек белән көттеләр.
11 нче февраль көнне 2001-2002 нче елгы укучылар арасында волейбол турниры булып узды. Безнең мәктәп командасы кызлары 2 нче урын алды.
9-11 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 7б сыйныф укучысы Вәлиева Гүзәл катнашып, җиңү яулады. Гүзәлне һәм укытучысы Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызын чын күңелдән котлыйбыз, зур уңышлар телибез.
2017 ел - районда Кече Ватан елы уңаеннан Кәзкәй мәдәният йортында авыл тарихына багышланган музей урнашачак. Бүлмәне ремонтлау эшләре башланды.
Түке мәдәният йортында китапханә белән берлектә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Бер көч тә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк моңнарын" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды.
10 февраль көнне "Ел хатын-кызы" бәйгесенең Алабуга шәһәрендә узган зона ярышында Түке авылыннан Гилметдинова Бания Сәлах кызы катнашты.
Түке авыл китапханәсендә Герой -шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган "Бер көч тә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк моңнарын !" дигән әдәби
музыкаль кичә үткәрелде.