14 февраль – халыкара китап бүләк итү көне. Ә сез, шундый күркәм бәйрәм бар икәнен белә идегезме? Шушы бәйрәм хөрмәтенә “Китапны яратып бүләк ит!” дигән бөтенроссия акциясе булып узды. Акциянең максаты - бу көнне балаларга, бер – береңә, китапханәләргә китап бүләк итү.
Бу акциягә безнең Актаныш үзәк балалар китапханәсе дә катнашты. Без өлкәннәрне һәм балаларны бер – беренә, дусларына, туганнарына китап бүләк итәргә, яисә китапханәгә алып килергә чакырдык. Нәтиҗәдә берничә дистә китап җыелды, балалар безне ишетте! Җыелган китаплар төрле, төрле. Һәр китап үз битләренә язылган тарихтан тыш, үзенең тарихын саклый. Чөнки бу китаплар төрле характердагы һәм төрле профессия кешеләрендә яшәгәннәр. Шуңа күрә дә алар тагын да кызыклырак. Ә хәзер бу китаплар башка кешеләргә хезмәт итәчәкләр. Бу китапларның һәрберсен кабат- кабат яратып укый торган үз китап укучылары булачак, без аларның һәрберсенә урын табачакбыз.
Акциядә катнашучы һәр балага зур рәхмәт белдерәбез! Безгә китап бүләк итүчеләргә баш иябез!