Актаныш көрәш Федерациясенә яңа җитәкче билгеләнде

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Кичә, 13 февраль көнне район хакимият бинасының утырышлар залында татар-башкорт милли көрәш Федерациясенең киңәшмәсе булып узды. 

Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге мөдире Айдар Иманаев һәм район көрәш Федерациясе әгъзалары катнашты. 

Рөстәм Алмаз улы җирле Федерация рәисе итеп район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовны тәкъдим итте.

Киңәшмәдә катнашучылар бер тавыштан  тәкъдим ителгән кандидатураны яклап тавыш бирделәр. 

Соңрак яңа состав белән Федерациясе әгъзалары районда, республикада милли көрәш спорт төренең тоткан урыны хакында сүз алыштылар һәм бурычлар куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International