Бүген, 13 февраль көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазифаны полиция подполковнигы Алмаз Ришат улы Нургалиев башкарачак.
Чарада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Эчке эшләр Министрының урынбасары Дамир Динниулов, муниципаль районның хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.
Белешмә өчен:
Алмаз Ришат улы 1977 елның 11 мартында Балтач районында туган.
Моңа кадәр ул РФ Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция башлыгы булып хезмәт куйган.
Гаилә хәле: өйләнгән, ике баласы бар.