Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елга йомгаклар ясый

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Казанда 15 февральдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агрофорумы ачылды, аның кысаларында «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 20 нче юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Волгапродэкспо» 17 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Форум эше эшлекле программага корылган: аның кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, форумнар, семинарлар узачак, тагын бер төп чараларның берсе - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2016 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2017 елга АПКны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру” темасына киңәйтелгән утырышы уза.

Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясый.

Коллегия утырышында Россия Федерациясе төбәкдәре, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аппаратлары вәкилләре, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, учреждениеләр җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләренең һәм АПК предприятиеләренең җитәкчеләре һәм башка эшлекле затлар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International