15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы – интернационалистларны искә алу көне. Әфган сугышы - бик күп гаиләләргә кайгы китергән куркыныч сугыш. Вакыт узган саен Әфган сугышы тарихка китә бара...Беркем тарафыннан игълан ителмәгән героик һәм трагик булган бу сугыш, Бөек Ватан сугышыннан ике тапкыр озынрак булды. Беркем өчен дә кирәк булмаган бу сугышта ярты миллионлап безнең солдатларның язмышы узара үрелде, Әфганстанның бер кисәгенә әверелде. Бу ярты миллион солдат арасында 80 елларда Совет Армиясенә хезмәт итәргә киткән Актаныш җирлеге егетләре дә бар иде. Афган казаны аша безнең 146 якташыбыз узды. Алтысына туган якларына исән кайтырга насыйп булмады. Шушы тарихи көн уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең актлар залында, укучылар өчен “Батырлык урыны - Әфганстан” дигән тематик кичә уздырдылар. Кичәне алып баручылар: Хамидуллина Лилия, Арсланова Алиса Әфганстан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар, безнең солдатларның ничек итеп үзләренең интернациональ бурычларын үтәүләре, батырлык, түземлелек үрнәкләре күрсәтүләре, хәрби антларына тугры булып, үлемгә барулары хакында сөйләделәр. Кичә барышында, аеруча Актаныш җирлегеннән Әфган сугышына китеп һәлак булган сугышчы – интернационалистларга басым ясалды, аларга багышлап Робсон Мусин һәм Атлас Амируллин башкаруында җырлар яңгырады. Кичә электрон презентация белән үрелеп барды. Соңыннан Әзһәр Зәйнетдиновның “Тәмүгтан репортаж” дигән китабына күзәтү уздырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)