14 февраль көнне Актаныш районының “Алга” хуҗалыгында 2016 ел нәтиҗәләре, 2017 елга куелачак бурычлар хакында отчет җыелышы узды. Анда муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты.
“Алга” ҖЧҖнең 2016 елда башкарылгын эшчәнлеге белән хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галлямов таныштырды.
Хуҗалыкта барлыгы 5253 га җир мәйданы исәптә тора. Шулардан 4058 га сөрем җирләре (2549 га бөртеклеләр, 1509 га терлек азыгы культуралары).
Хуҗалыкның югары уңыш алу, сыйфатлы икмәк үстерүнең төп алымнары булып дөрес чәчү әйләнешен, җирнең уңдырышлык системасын булдыру, авыруларга каршы көрәш кебек чаралар тора.
2016 елда “Алга” хуҗалыгы игенчеләре бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 20,2 ц уңыш алып, 51523 ц икмәк җыйнап алдылар.
Барлыгы 42810 ц сенаж, 24900 ц силос, 7015 ц печән, 10400 ц салам, 9600 ц фураж җыйналды.
Орлык өчен 8480 ц бөртеклеләр әзерләнде, барысы да класска китерелеп орлыкка салып куелды.
Хуҗалыкның еллык акча кеременең 76%-ы терлекчелек тармагыннан. Шуның 71%-ы сөт сатудан. Ел әйләнәсенә хуҗалык буенча физик үлчәүдә 21191 ц сөт җитештерелде, 19374 ц сатылды.
Хуҗалыкның механизация өлешенә килгәндә, чәчү кампаниясенә барлык техника әзер, агрегат ремонты тәмамланган. Агымдаы елда хуҗалыкта 3млн.га якын агрегат сатып алу планнаштырылган.
Чыгышын тәмамлап Рәдиф Галлямов хуҗалыкта эш куйган хезмәткәрләргә үзенең рәхмәтен җиткерде, аларга уңышлар теләде.
Җыелыш ахырында, “Алга” хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.