14 февраль -Халыкара китап бүләк итү көне

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне. Быелгы акция “Китапны яратып бүләк ит!” дип атала. Шул акциягә кушылып үзәк китапханә хезмәткәрләре уку залында  “Китап – тормыш көзгесе” кичәсе уздырды. Кичәдә китап, китапханә тарихы, шулай ук гомерен китапханәгә багышлаган Теләкәй китапханәчесе  Әдибә апа Хабибрахманова турында кинофильм күрсәтелде.

    Китапханәче  Л.Мирзанурова “ Яңа китаплар” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кичә ахырында директор Л.Җ.Шамсунова актив китап укучыларга китаплар бүләк итте. Соңыннан китап укучылар үзләренә китаплар сайлап алдылар. Матур мизгелләргә бай  булган эчтәлеклә кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.

  

  

  

  

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International