ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

29 нчы ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә әниләргә багышланган кичә үткәрелде.

1-10 декабрьдә традицион инвалидлар Декадасы уза. Шул уңайдан, бүген инвалидлар оешмасы җитәкчеләре белән очрашу узды. Сөйләшүдә район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, муниципаль район советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар советы, урыннарда инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән турыдан - туры эшләгән оешма җитәкчеләре, вәкилләре катнашты.

Өстәл теннисы буенча М.Хөснуллин истәлегенә 26 ноябрь көнне Сарман районында узган X республика турнирында Актаныш спорт мәктәбе укучылары көч сынады. Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 9 район спортчылары арасында безнең кечкенәләр төркеменнән Данил Харисов- II, Рүзәл Салихов – III, зурраклар арасында Диләрә Зәкиева – II, Камилә Шиһапова – III урыннарны алып кайттылар. 

Бу көннәрдә һәр җирдә Әниләр көненә багышланган чаралар үткәрелә. Һәр кеше үзенең газиз әнисен, апасын, сеңлесен бәйрәм белән котлый. Үзенең күңелендәге җылы хисләрен якыннарына сүз белән дә, бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре аша да җиткерә.

Хөрмәтле китап укучы дусларыбыз! Актаныш үзәк балалар китапханәсенә яңа китаплар кайтты. Ашыгыгыз! Китаплар сезне көтә!


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Әни, әнкәй… Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән, тормыш дигән олы юлдан алып баручы  кеше ул.

Бүген Актаныш районының Киров авылында блок-модульле ФАП кулланышка тапшырылды. "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ җиткергән әлеге ФАПның гомуми мәйданы 83,3 квадрат метрны тәшкил итә. Яңа фельшер-акушерлык пунктында медицина хезмәткәрләре Люция Фатыхова һәм Фарсия Габдрахманова гомуми халык саны 902 гә җиткән авылда сәламәтлек сагында торачаклар.

 

25 ноябрь көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Актаныш беренче санлы мәктәбенең 2А сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Диләрә Хөббетдинова) әниләр көнен билгеләп үтте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International