Әниләрне котлый бүген, җирдә һәрбер бала да!

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

25 ноябрь көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Актаныш беренче санлы мәктәбенең 2А сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Диләрә Хөббетдинова) әниләр көнен билгеләп үтте.

Кичә барышында “Әниләрне котлый бүген, җирдә һәрбер бала да!”  исеме астында презентация күрсәтелде. Әниләр турында матур шигырьләр белән үрелеп барган бәйрәмебезгә, төрле бәйгеләр, җырлы-биюле уеннар тагын да ямь өстәде. Китапханәче булган җирдә әлбәттә китапсыз булмый. Безнең төп максатыбыз балаларны ата-аналар белән берлектә китапханәгә тарту. Шул максаттан, кичәбез барышында, “Син бит, әни, бер генә...” әниләргә багышланган китаплардан төзелгән күргәзмәгә күзәтү уздырылды. Әдәби красворд чишү ярышы, мәкальләрнең азагын әйтеп бетерү, “Язучыларны таны һәм әйтеп бир” уеннары, викторина сорауларына җавап бирү һәм башка бик күп төрле бәйгеләр әниләрнең һәм балаларның күңеленә хуш килде.

 Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар әниләргә шигырьләр сөйләделәр, әниләргә багышланган җырлар җырладылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International