ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Актанышта инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Спартакиада оештырылды. Спорт сөючеләр 4 төр бөенча көч сынаштылар - дартс, армреслинг, йөзү, өстәл теннисы. Кичә узган шахмат, шашка уеннары нәтиҗәләре дә бүгенге Спартакиада күрсәткечләренә кушылачак. 

Актаныш район Советының чираттан тыш утырышы үтәчәк


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген районның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында, музыкаль чара узды. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары концерт номерлары тәкъдим иттеләр, чара барышында балалар белән уеннар оештырылды, ә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре психологик тестлар уздырды.

Бүген Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында “Туган телем – әдипләр теле” дип исемләнгән V республика фәнни-эзләнү конференциясе   бара. Аның эшендә Республиканың гомуми урта белем бирү йортлары укучылары катнаша. 


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

4 декабрьдән ана капиталын теге яки бу максатка юнәлтү өчен, СНИЛС тәкъдим итәргә кирәкми.

Хөрмәтле җитәкчеләр, эшмәкәрләр! Сезне 11 декабрь көнне район мәдәният йортында үтәчәк “Игелек марафоны“нда катнашырга чакырабыз. Үз мөмкинлегегездән чыгып, районда яшәүче инвалидлар язмышына битараф калмый ярдәм итсәгез иде. Акчалата яки натуралата ярдәмне “Игелек марафоны“ барышында тапшыруны яки түбәндә күрсәтелгән махсус  хисапка күчерүне сорыйбыз.


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

 30 ноябрь көнне район мәдәният йортында Республикакүләм "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Биредә һәр мәктәпнең ата-аналар комитеты видеороликлар, кул эшләре күргәзмәсе, визитка белән чыгыш ясады. 


1
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 ел Актаныш районы  ветераннар оешмасы өчен истәлекле, чөнки быел аның оешуына 30 ел тулды. 1 декабрь көнне Ә. Авзалова исемендәге мәдәният йортында оешма үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итте. 

Район башлыгы Фаил Камаев котлавы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International