Актанышта инвалидлар Декадасы кысаларында, балаларга чара узды

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген районның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында, музыкаль чара узды. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары концерт номерлары тәкъдим иттеләр, чара барышында балалар белән уеннар оештырылды, ә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре психологик тестлар уздырды.

Чараны ачу өлешендә балаларны һәм аларның әти-әниләрен  район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнварова сәламләде. Ул биредә утырган балаларны шушындый чараларга ешрак катнашырга өндәде, үз яшьтәшләре белән күбрәк аралашырга һәм районда оештырылган түгәрәкләргә йөрергә чакырды.

Бу чара мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хәзерге тынгысыз заманда социаль-мәдәни яктан реабилитация һәм аларның буш вакытларын дөрес оештыру чарасы да булып торды.

Чараның тагын бер күңелле мизгеле булып район инвалидлар оешмасы тарафыннан әзерләнгән пакет-күчтәнәчләр тарату торды. Шулай ук бу оешма районыбыздагы 98 балага газет-журналларга язылу оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International