Бүген Актанышта инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Спартакиада оештырылды. Спорт сөючеләр 4 төр бөенча көч сынаштылар - дартс, армреслинг, йөзү, өстәл теннисы. Кичә узган шахмат, шашка уеннары нәтиҗәләре дә бүгенге Спартакиада күрсәткечләренә кушылачак.
Чараны ачу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнварова катнашты. Ул биредә катнашучыларны спорт сөяргә, мөмкинлектән килгәнчә шөгыльләнергә чакырды.
Спартакиадада катнашучылар уеннарда бик теләп, ашкынып катнашалар. Аларның яратып, дәрт белән ярышып йөрүләрен күрсәң, бер дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип әйтмәссең. Хәтта сәламәт кешене дә кызыктырып, яшәү тәмен белеп яшиләр.