ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Актаныш районында инвалидлар декадасы тәмамланды. Районда  инде унсигез  ел үткәрелеп килүче "Игелек марафоны" быел да  мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның хыял - өметләрен чынга ашырды, аларга яшәү дәрте бүләк итте.

Казанда “Идел-йорт” халык театрлары фестиваленә йомгак ясала.

2017 елның 12 декабрендә Актаныш район прокуратурасы хезмәткәрләре районда гражданнарны гомумроссия кабул итү көнен оештыралар.


9
декабрь, 2017 ел
шимбә
8 декабрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Әкиятнең серле дөньясы" дигән әдәби уен-викторина үткәрелде.

8
декабрь, 2017 ел
җомга

7 декабрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы укучылары өчен, тулай торакта, Н.Хәсәновның “Кичеккән күке моңы” әсәре буенча китап укучылар конференциясе уздырды. 

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Актанышта берничә социаль объектны карады.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Тыңламас авылы клубында "Әй... нигезем, туган нигез!" исемле тематик кичә уздырылды. Сүзебез туган йортны, туган нигезне саклап торучы әти- әниләребез турында иде. Җирлекнең Кәзкәй авылы китапханәсе, мәдәният йорты, "Ак калфак" хатын- кызлар оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге чарага Тыңламас авылыннан Сәвия һәм Гавас Муллагалиевлар, Диния һәм Хәмзә Магдановлар гаиләләре чакырылган иде.

1 урынны Киров авыл җирлеге командасы яулады, 2 урында Актаныш авыл җирлеге командасы, ә 3 урында Әтәс җирлеге командасы. Һәр спорт төре буенча җиңү яулаган катнашучыларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 

Бүген Актанышта инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Спартакиада оештырылды. Спорт сөючеләр 4 төр бөенча көч сынаштылар - дартс, армреслинг, йөзү, өстәл теннисы. Кичә узган шахмат, шашка уеннары нәтиҗәләре дә бүгенге Спартакиада күрсәткечләренә кушылачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International