7 декабрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы укучылары өчен, тулай торакта, Н.Хәсәновның “Кичеккән күке моңы” әсәре буенча китап укучылар конференциясе уздырылды. Конференциядә Н.Хәсәновның тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Китапханәчеләр Л.Мирзанурова Ф.Гайнанова әсәр буенча җанлы әңгәмә алып бардылар.Әңгәмә барышында укучылар әсәр карата үзләренең фикерләрен әйттеләр. Чарада “Ул язар өчен туган” исемендә күргәзмә оештырылды, күзәтү ясалды. Шулай ук китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштыру максатыннан К.Җәмитнең “Килмешәк”, А.Әхмәтгалиеваның “Мин гашыйк булдым” әсәрләренә буктрейлер күрсәтелде. Конференция катнашучыларга бик ошады, чарадан һәркем канәгать калды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)