"Әткәй- әнкәй төсе - туган нигез!"

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Тыңламас авылы клубында "Әй... нигезем, туган нигез!" исемле тематик кичә уздырылды. Сүзебез туган йортны, туган нигезне саклап торучы әти- әниләребез турында иде. Җирлекнең Кәзкәй авылы китапханәсе, мәдәният йорты, "Ак калфак" хатын- кызлар оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге чарага Тыңламас авылыннан Сәвия һәм Гавас Муллагалиевлар, Диния һәм Хәмзә Магдановлар гаиләләре чакырылган иде. Нигез, васыять, ана нәсыйхате төшенчәләрен аңлар өчен әлеге гаиләләр үрнәк итеп куелды. Чара барышында район мөслимәләре җитәкчесе Зөһрә апа, Актаныш нотариал конторасы җитәкчесе Янгирова Ләйсән Сөнәгать кызының чыгышларын тыңладык, гаиләләргә карата бик күп котлаулар кабул иттек. Шулай ук кичә әлеге темага кагылышлы матур әдәбияттан өзекләр уку, презентация күрсәтү һәм концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды.

Төп нигезне саклап калу мөһим, төп йорты булмаган кешене билгесез кеше дип тә әйтеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International