Актанышта V республика фәнни-эзләнү конференциясе

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында “Туган телем – әдипләр теле” дип исемләнгән V республика фәнни-эзләнү конференциясе  бара. Аның эшендә Республиканың гомуми урта белем бирү йортлары укучылары катнаша. 

Мондый төр конференцияләр гуманитар гимназия-интернатта ел саен оештырыла. Аның быелгысы якташыбыз, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка багышланган. Чарада  Данил Хәбибрахман улының үзе,  шулай ук башка күренекле  каләм  ияләренең  катнашуы конференциянең әһәмиятен янә бер кат ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International