Бу көннәрдә һәр җирдә Әниләр көненә багышланган чаралар үткәрелә. Һәр кеше үзенең газиз әнисен, апасын, сеңлесен бәйрәм белән котлый. Үзенең күңелендәге җылы хисләрен якыннарына сүз белән дә, бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре аша да җиткерә.
Безнең Яңа Кормаш авылында да бу бәйрәм бик күңелле, әзерлекле итеп үткәрелде. Бәйрәмнең темасы “И,Әнкәем-сыңар канат...” дип алынган. Бер карашка күңелгә моңсулык бирә торган тема булса да, чынлыкта ул бик кирәкле, ачылмыйчарак яткан тема булып чыкты.Авылдашларыбыз арасында үзләренең пар канатларын югалтып, бик яшьли тол калып, 3,4,5 баланы ялгыз үстерүче әниләр шактый икән. Ә Муллаянова Җиһания апа 46 яшендә унөч бала белән тол калып, 9 малай, 4 кызны тәрбияләп үстергән. Нинди зур батырлык! Кызганыч, авырып китү сәбәпле, ул үзе бу тантанада катнаша алмады. Әтисеннән җиде яшьлек бала булып ятим калган Булат Адиев язган шигырь юллары чын шагыйрьләрчә килеп чыккан. Димәк, әнисенә карата булган җылы хисләре ташып тора икән. Алар да, биш бала, әниләренең сыңар канаты астында аякка бастылар. Һәрберсе үз юлын табып, үз тормышлары белән яшиләр. Ә әниләре Мәдинә апа бүгенге көндә улы Булат белән килене Нәзилә янәшәсендә, аларның өч балаларын тәрбияләп, кадер-хөрмәттә яши.
Дөнья мәшәкатьләре белән, бәлки, бу әниләрнең балалары бу турыда бик уйлап та карамаганнардыр. Ә бу кичәдә алар барысы да уяндылар. Әниләрен хөрмәтләр өчен ниләр генә уйлап тапмаганнар алар. Үзләренең гаилә тормышларына багышланган видеоязмалар, шигырьләр, җырлар-биюләр дисеңме, ул чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр белән сәхнә тулды. Шатлыклы һәм шул ук вакытта кызганулы күз яшьләре дә аларның әниләренә булган мәхәббәтен аңлаткандыр. Кичәне оештыручылар Айваз, Эльмира һәм Алисә үзләренең чын оста оештыручылар булуларын күрсәттеләр. Эльмира үзе дә 37 яшендә 3 бала белән ялгыз калган ана. Дөрес, ул бу турыда сценарийда чагылдырмаган. Әмма моны искә алып китми һич тә мөмкин түгел иде. Хезмәттәшләре аны бик зурлап, кичә ахырында чәчәк бәйләмнәре һәм җыр бүләк иттеләр.
Кичә чын мәгънәсендә тәрбияви, максатчан һәм күңелле үтте. Авылдашларыбыз кичәне оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Аларга иҗади уңышлар теләп, бөтен зал белән Әлфия Авзалова репертуарыннан “Ак чәчәкләр” җырын җырлап, таралыштылар.
“....Ә шулай да иркәм гел истә,
Алыштырмам аны ятларга....”