9 нчы ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә әниләргә багышланган кичә үткәрелде. Әниләрне күпме генә зурласак та, аз кебек тоела, чөнки алардан да кадерлерәк илаһи зат юк бу дөньяда. Бәйрәм уңаеннан, без дә, китапханәдә 2 команда арасында ярыш итеп үткәрергә булдык. Г.Тукай әсәрләре буенча төзелгән һәр сорауга катнашучылар төгәл һәм тулы җавап бирделәр. Шулай ук уенда катнашучылар Г.Тукайның "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык" әкиятләрен сәхнәләштереп күрәттеләр. Бәйрәм дәвамында Р.Миңнуллин, Р.Корбан, Ф.Яруллин, Г.Зәйнәшева, Ә.Ситдыйкова, Ф.Дәүләтбаевларның шигырьләрен уку кичәбезне тулыландырып җибәрде. Кичә ахырында, кунаклар, өйдә уку өчен китаплар алып, яхшы кәеф белән таралыштылар.